Бүген район хакимиятендә район башкарма комитет җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Лиана Сираева җитәкчелегендәге махсус комиссия тарафыннан социаль контракт ярдәмендә үз эшен башлап җибәрергә ниятләгәннәрнең бизнес-планнары каралды.
Әлеге ярдәмне кемнәр ала ала?
Беркайда да эшләмәүче яки керемнәре аз булган, әмма үз эшен ачарга теләүчеләр район социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать итә ала. Шәхси эшмәкәр яки үзмәшгуль булып эш башлап җибәрер өчен бер тапкыр 350 мең сумга кадәр акча бирелә. Ярдәмне алганнан соң, сатып алынган җиһазлар өчен чек тапшырасы булачак. Аннан соң да ай саен эшмәкәрлек эшчәнлеге буенча керемнәр хакында белешмә тәкъдим итү сорала.
Шулай ук шәхси ярдәмче хуҗалык булдырырга теләгәннәр дә әлеге ярдәмгә өмет итә ала. Моның өчен хөкүмәттән 200 мең сумга кадәр акча бирелә.