Сезнең тырышлык белән 2024 елда Актанышның 57 нче бистәсендә парк, ял урыны ясау чынга ашачак. Парк өчен 1637 кеше тавыш бирде. Иске Идел- 552, Көньяк урамында Актаныш елгасы ярын төзекләндерү - 165 тавыш җыйган иде. Шулай ук 124 авылдашыбыз үз вариантларын тәкъдим иткән (нәрсә икәне әлегә билгесез). Әлбәттә, бу башлангычлар да эзсез калмас. Күп тавыш җыйган очракта аларны алдагы елларда төзекләндерәсе территорияләр исемлегенә кертелүе ихтимал.