21 июньдә 10: 00 сәгатьтә "Яшьлек" яшьләр үзәгендә маркетплейслар белән эшләү буенча бушка укулар узачак. Спикер: Идрисов Айдар Альберт улы - «Электрон сәүдәгә ярдәм итү Үзәге» АКБО белем бирү программалары бүлеге җитәкчесе.
Маркетплейлар белән эшләү - шәхси сатучылар, кече җитештерү җитәкчеләре, эшкуарлар һәм ерактан акча эшләргә теләүчеләр өчен аеруча файдалы осталык.
Сез маркетплейсларга чыгу алгоритмнарын, продукцияне/товарларны маркетплейслар аша сатуда мөмкин булган логистик схемаларны белерсез, Татарстан Республикасы эшкуарлары мисаллары һәм кейслары белән танышыша алачаксыз.
Сезне 21 июньдә 10:00 сәгатьтә "Яшьлек" үзәгендә, Актаныш авылы, Юбилей урамы, 4нче йорт адресы буенча көтеп калабыз.