2022-2023 нче уку елына йомгак ясап бүген Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сараенда фән олимпиадаларында җиңүчеләрне хөрмәтләү тантанасы узды.
Уку алдынгыларын район башлыгы Ленар Зарипов саләмләде:
Хөрмәтле укучылар, укытучылар, ата-аналар! Гыйлемле кешене элек-электән бай дип санаганнар. Чөнки бу дөньяда ике әйберне сатып алып булмый - белемне һәм сәламәтлекне.
Үз өстеңдә даими шөгыльләнеп, гыйлемгә тартылганнар гына җиңүгә ирешә ала. Фән олимпиадаларында уңышларга ирешү сезнең тәүге җиңүегез. Киләчәктә дә алга максат куеп, аңа ирешеп яшәргә язсын.
Әлбәттә бу җиңүләрдә укытучыларының да өлеше зурдан. Хөрмәтле мөгаллимнәр, авыр һәм җаваплы хезмәтегездә уңышлар телим. Сәламәт булып, яңадан яңа уңышларга ирешеп яшәргә, эшләргә язсын! Ил-көннәребез тыныч, күкләребез аяз булсын! Бәйрәм белән сезне! дип иң изге теләкләрен юллады ул.
2022-2023 нче уку елында төрле фән олимпиадаларында район этабында - 2 552, Республика этабында 389 укучы катнашты. 140 укучы призлы урыннар яулады (2022дә - 118, 2021дә - 114, 2020 елда 93 иде). Шуны да искәртеп китү урынлыдыр, җиңүчеләрнең саллы өлеше "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат"та белем ала.
Шул ук вакытта экология, информатика, ОБЖ, экономика, гарәп, төрек һәм немец теле, астрономия фәннәре буенча олимпиадаларда безнең күрсәткечләребез түбән.
Олимпиада хәрәкәтендәге җиңүләргә зур өлеш керткән мәктәпләр арасында да урыннар чыгарылды.
Төп гомуми белем бирү мәктәпләре арасында:
1 урын - Мари Суыксу мәктәбе
2 урын - Байсар мәктәбе
3 урын - Чуракай, аккүз мәктәпләре.
Урта мәктәпләр арасында:
1 урын - АСОШ №2
2 урын - АСОШ №1
3 урын - Кадет, Пучы мәктәбе
ГРАН-ПРИ - Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия интернат.
"Ел укучысы - 2023" исеменә "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат"ның 11 сыйныф укучысы Динара Камильянова лаек дип табылды. Махсус бүләк һәм 20 000 сум күләмендә акчалата премия белән бүләкләнде ул. Динараны ихластан котлыйбыз!