Бүген "Бүләк" ял һәм сәламәтләндерү аланында 1 агымның тантаналы ачышы узды. Әлеге күңелле чарада район башлыгы Зарипов Л.Р һәм Тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу фондының башкарма директоры Сөнгатуллина З.Х.да катнашты.
Беренче сменада биредә Россия Федерациясенең төрле төбәкләреннән - Саратов, Төмән өлкәләре, Пермь крае, Мәскәү, Казан, Уфа, Ижевск, Марий Эль һәм Ырымбур шәһәрләреннән килгән һәм янгыннардан шактый зыян күргән Курган өлкәсе Йолдыз авылы балалары ял итәчәк.