Актаныш районында авыл хуҗалыгы культуралары чәчүлекләрен традицион карау узды

2023 елның 2 июне, җомга

Район башлыгы Ленар Зарипов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Нәфис Сәлимгәрәев һәм хуҗалык җитәкчеләре бүген көн дәвамында иген-кырларда уҗым культураларының торышы белән танышты.
Иртәнге 5 тә башланган караулар кичке 5 тә тәмамланды. Көн дәвамында 480 километр басу юллары үтелде, хуҗалыкларның һәр басуы күз уңыннан кичерелде, тәкъдимнәр һәм киңәшләр бирелде.


"Шунысы сөендерә - район буенча технология үтәлгән. Җитәкчеләргә, механизаторларыбызга хезмәтләре өчен рәхмәт. Шушыннан чыгып безнең Кыр батыры, алдынгы хуҗалыклар билгеләнә. Шулай ук, әлеге чара тәҗрибә уртаклашу өчен дә бик кирәк" дип искәртте Нәфис Сәлмгәрәев.
"Быел җәй үзенчәлекле килә. Һава шартларын исәпкә алып, вакытында җитәрлек күләмдә, сыйфатлы терлек азыгын әзерләп, булган уңышны түкми-чәчми җыеп алырга кирәк" дип ассызыклады район башлыгы Ленар Зарипов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International