1 июнь балаларны яклау көнендә Актаныш районы ЗАГС бүлеге “Минем гаиләм-минем байлыгым” Республика конкурсының җиңүчеләрен бүләкләде. Әлеге конкурс Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе һәм Татарстан Республикасы мәгариф идарәсенең бергэ уткәргән конкурсы булды. Ул башта районда, яңадан беренче урынны алган эшләр сайлап алынып, Республикага җибәрелде. Район һәм Республика куләмендә җиңу яулаган укучыларыбыз бүген рәхмәт хатларына лаек булды. Җиңүчеләрне район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлфинә Баян кызы Мухамадиева котлады, барлык балаларга да бәхетле киләчәк, уңышлар теләде.