Бүген хакимияттә Россия Федерациясе дәүләт учреждениеләре һәм җәмәгать хезмәте күрсәтү хезмәткәрләренең гомумроссия профсоюзының Татарстан республика оешмасы тарафыннан уздырылган "Мин Ватаным белән горурланам" ("Я горжусь своей Родиной") рәсем бәйгесендә катнашкан һәм җиңү яулаган балалар хөрмәтләнде. Район хакимияте профсоюз оешмасы тарафыннан оештырылган әлеге чарада яшь рәссамнарны район башлыгы Ленар Рафак улы үзе котлады. Биһисап бүләкләргә өстәп үз исеменнән һәр балага заманча наушниклар да бүләк итте ул. Татарчалаштырып әйтсәк - сымсыз колакчыннар. Без дә бүләккә ия булган балаларны ихластан котлыйбыз! Киләчәктә дә, бәйгеләрдә катнашып, яңадан-яңа җиңүләр яуларга язсын! Афәрин!