Ленар Зарипов Яңа Җияш авылында яшәүче Халисә апаны 100 яшьлек юбилее белән котлады

2023 елның 1 июне, пәнҗешәмбе

Яңа Җияш авылында яшәүче Морзагалиева Халисә Морзагали кызы бүген үзенең бер гасырлык олы, күркәм гомер бәйрәмен - 100 яшьлек юбилеен каршылады. Юбилярыбызны истәлекле көне белән район башлыгы Ленар Зарипов тәбрикләде. Россия Федерациясе Президенты В.В. Путинның, Республикабыз Рәисе Рөстәм Нургали улының һәм шәхсән үзенең котлау сүзләрен һәм бүләкләрен тапшырды ул.

Халисә апа үз тормышында төрле чорларны, елларны кичергән кешеләрнең берсе. Әтисенә кулак тамгасы сугылып бала чактагы изалануларны, репрессия чорларын, Бөек Ватан сугышының бар михнәтен күргән ул. Бүгенге көндә килене белән, балаларының, оныкларының кадер-хөрмәтендә яши. Инде оныкчыкларының да балары үсеп килә.

Халисә апаны без дә ихластан күркәм юбилее белән котлыйбыз! Һәр туар таңнарны бары тик күңелле мизгелләр белән генә каршылап, якыннарының күңел җылысын тоеп, сәламәт булып яшәргә язсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International