Сабантуй алдыннан Актаныш районы юлларына зур йөк автомобильләре кертелмәячәк

2023 елның 1 июне, пәнҗешәмбе

Бер- берсен узу-уза котырып чапкан «фуралар» кемнең генә ачуын китерми икән? Юлда башкаларны кысрыклавына инде күз йомарсың, әмма нәкъ менә дәү-дәү йөк машиналары аркасында юллар җимерелә, хәтта һәлакәтләрнең күбесе алар гаебе белән килеп чыга, гомерләр өзелә. Менә шундый "дәү"ләр районыбызда да еш кунак. Язлы-көзле юл төзүчеләр көнаралаш ямап торган, ремонтлаган юллардан зур тизлектә чабалар. "Узу тыелган" юл билгесе дә аларга киртә түгел. Бүген район башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Ильясов рәислегендә узган чираттагы Юл куркынычсызлыгы район комиссиясе утырышында "большегруз"лар мәсьәләсен хәл итү үзәккә куелды.

http://aktanysh-rt.ru/news/ysanyc-ham-iminlek/sabantui-aldynnan-aktanys-raiony-iullaryna-zur-iok-avtomobillare-kertelmaiacak

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International