Комплекслы тикшерү йомгаклары буенча киңәшмә үткәрелде

2013 елның 23 августы, җомга

22 август көнне муниципаль район башкарма комитет бинасында  Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясе эшче төркеменең хокук бозуларны кисәтү максатында профилактик чаралар күрү буенча эшнең торышын комплекслы тикшерүе йомгаклары буенча киңәшмә үткәрелде.  Аны муниципаль район башлыгы урынбасары И.Ш.Бариев алып барды, район Башкарма комитетының җаваплы хезмәткәрләре, хокук саклау оешмалары җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, мәктәп директорлары катнашты. Хөкүмәт комиссиясенең эшче төркемендә 13 кеше булып, аларның һәрберсе үз тармагында эшнең торышына бәйнә-бәйнә анализ ясадылар, йомгаклау сүзе белән ТР Юстиция  министрлыгының хокук сораулары буенча җирле үзидарә органнары белән үзара эшчәнлеген оештыру  Департаменты җитәкчесе – министр урынбасары М.М.Ибятов чыкты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International