Вакансияләр ярминкәсе үтте

2013 елның 22 августы, пәнҗешәмбе

Тәкъдим ителүче эш урыннарының күплеген искә алып, Актаныш халыкны эш белән тәэмин итү үзәге 22 август көнне “Яшьлек” мәдәни үзәгендә вакансияләр ярминкәсе үткәрде. Анда барлыгы 7 оешма – район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, “Нива” ҖЧҖ, Габбасов крестьян – фермер хуҗалыгы, хәрби комиссариат, “Перспектива” ҖЧҖ, район эшмәкәрләргә ярдәм итү үзәге, “Актаныш икмәге” ҖЧҖ катнашты. Актаныш халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең әйдәп баручы инспекторы И.И.Зарипованың сүзләренә караганда, анда 16 кеше эш сорап мөрәҗәгать иткән, алар арасында бухгалтерлар, тракторчы, сатучы, пешекче һ.б. бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International