12 май көнне Казанда «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге комиссиясенең киңәйтелгән утырышын узды, анда «Милли проектлар: Татарстан-2022» республика конкурсына һәм «Обещаю вернутьСя. Мин кайтам" проектына йомгак ясалды. Махсус хәрби операциядә катнашкан милләттәшләребезгә ярдәм йөзеннән оештырылган проектта актанышлылар активлык күрсәтте. Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин ихластан рәхмәтләрен җиткереп, муниципаль район Башлыгы Ленар Зариповка Рәхмәт хаты тапшырды.