2023 елның 12 маенда район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Әнвәрова Дилбар Миркасыйм кызы – ТР АМР хокук бозуларны профилактикалау буенча ведомствоара комиссия рәисе урынбасары җитәкчелегендәге махсус комиссия тарафыннан «Закон Территориясе»конкурсының район этабында катнашучыларның эшләре каралды. Конкурсның беренче этабында җиңүчене билгеләү буенча комиссия рәисе булып РФ Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча начальнигы Багавиев Радиф Завдатович тора. Комиссия секретаре - Лилия Хәйдарова, Актаныш муниципаль районы Башкарма комитетының гомуми бүлеге начальнигы.
Комиссия нәтиҗәләре буенча мәгариф учреждениеләре арасында 1 урынны «Аккуз төп гомуми белем бирү мәктәбе» МББУ, авыл җирлекләре арасында Актанышбаш авыл җирлеге алды. Җиңүчеләр ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышында җиңүче грамотасы һәм район Башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнәчәк.
«Закон территориясе» конкурсы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты эгидасы астында һәм республика Эчке эшләр министрлыгы инициативасы белән үткәрелә. Җәмәгать оешмаларының, ирекле халык дружиналарының хокук тәртибен тәэмин итүдә катнашуы; Эчке эшләр органнарына матди-техник һәм социаль-көнкүреш тәэмин итү мәсьәләләре буенча ярдәм күрсәтү; хокук саклау юнәлешендәге чаралар оештыру. Төп максат җәмәгать тәртибен тәэмин итүгә һәм яшьләрне хокукый тәрбияләүгә зур өлеш кертүче предприятиеләр һәм оешмалар, уку йортлары җитәкчеләрен һәм гражданнарны бүләкләү.