Чисталык икеайлыгы кысаларында районда тагын берничә чүплек бетерелде. Бу юлы Байсар, Актанышбаш, Такталачык җирлекләрендә, якын-тирәдә яшәгәннәрнең ваемсызлыгы аркасында күңелсез булып яткан урыннарда чистарту эшләре башкарылды.