Актанышта "ЯРАТАМ! БЕТТЕ-КИТТЕ!" спектакленә аншлаг булды

2023 елның 12 мае, җомга

Актанышның Әлфия Авзалова исемендәге мәдәният йорты бинасында башкалабызның Кәрим Тинчурин исемендәге театры артистлары сәхнә тотты. 

Танылган якташыбыз, оста һәм булдыклы драматург, Татарстанның халык укытучысы Ләйсән Әминеваның пьесасы буенча спектакль зур уңыш белән барды. Бүген кич күрсәтелгән спектакльне театр өлкәсе белгечләре хәтта ки легендар  "Әлдермештән Әлмәндәр"  белән чагыштыралар икән. Бу бит үзе бер югары бәя! Сәхнәдә тормышта еш очрый торган хәлләрне күрү күңелләрне тагын бер айкап чыгарды... Әйе, тормыш катлаулы, урыны белән күңелле, шаян да...

Тамаша ахырында Актаныш районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова авторга һәм театр вәкилләренә ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде, фикерләрен әйтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International