Сезне ихлас күңелдән тынычлык сөюче кешелек дөньясының иң изге, иң шатлыклы тарихи бәйрәме – Бөек Ватан сугышында Җинүнең 78 еллыгы – Җиңү көне белән тәбрик итәм.
Бәйрәмнәр арасында Җиңү Көне аеруча изге һәм кадерле. Арабызда бу сугышның кайгылы җилләре кагылмаган кешеләр сирәктер.
Җиңү көне – уртак хәтер көне. Геройларыбызны онытмау, һәлак булганнарны данга күмү, исәннәр турында кайгырту, аларга игътибарны арттыру – безнең бурыч.
Бөек Ватан сугышының утлы еллары елдан-ел бездән ерагая бара. Әмма вакыт ул дәһшәтле вакыйгалар, ватандашларыбызның чиксез батырлыгы турында хатирәләребезне безнең күңелләрдән җуеп ала алмый.
Кызганыч, әлеге канкойгыч, дәһшәтле сугышның кайтавазы бүгенге көндә дә ишетелә. Украинада барган махсус хәрби операция нәтиҗәсендә югалтулы, кайгылы хәбәрләр райондашларыбызның да ишеген какты. Илебез тынычлыгы, киләчәге өчен башын салган райондашларыбызның якыннарының, туганнарының тагын бер кат авыр кайгысын уртаклашабыз.
Сугышлар беркайчан да яхшылыкка илтми. Моны һәркем яхшы белә. Әмма бүгенге көрәш – ул илебезнең киләчәге, иминлеге өчен алып барыла. Һәркемнең дә теләге бер – махсус хәрби операциядә катнашкан егетләребез исән-сау әйләнеп кайтып, утлы тарих битләрен ябып кую, тыныч тормышка кайту. Без моңа бары тик бердәм булганда гына ирешә алачакбыз.
Барыгызны да ихлас күңелдән бәйрәм белән! Тормышларыбыз имин, көннәребез якты, күңелләр һәрчак шат булсын!