САК БУЛЫГЫЗ! КОШ ГРИППЫ ЯКЫНЛАША

2023 елның 6 мае, шимбә

Инфекциянең төп чыганагы булып авыру яки авырган кошның тизәге, төкереге, сулышы санала. Инфекциягә бик тиз таралу хас. Төп билгеләре булып йомырка салу кимү, тәненең зәңгәрләнүе, муен, баш шешенү, кошка хас булмаган үз үзен тотышы санала. Кайбер очракларда кош бернинди авыру билгеләре булмыйча үләргә мөмкин.

Кош гриппы белән зарарланмас өчен түбәндәге кагыйдәләрне үтәргә кирәк:

- шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәү

- кош итен җитәрлек вакытта пешерү, кыздыру

- үле кошларны, аларның калдыкларын яндыру

Бүгенге көндә район халкы күпләп шәхси хуҗалыгына тавык, чебеш, башка төр кош-кортлар ала башлады. Сатып алганда сатучылардан ветеринар документларны сорарга кирәк. Документлар булмаса, яисә шик тудырсалар сатып алудан тыелырга, шикле сатучы турында ветеринар хезмәтенә хәбәр итү сорала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International