"Агроклассы" проектын тормышка ашыру кысаларында Актаныш муниципаль районының Киров урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында тәҗрибә участогында чәчү үткәрелде. Тикшеренүләр, гомуми игенчелек, үсемлекләрне саклау һәм селекция кафедрасы Сафин Р.И. һәм доцент Сабирова РМ. җитәкчелегендә алып барыла.
Быел "Татарстан Республикасының Кама аръягы шартларында бөртекле һәм кузаклы культураларның продуктлылыгын бәяләү"темасына тәҗрибә үткәреләчәк. Тикшерүнең максаты: чәчү вакытының бөртекле һәм кузаклы культураларның продуктлылыгына йогынтысын өйрәнү.12 май-икенче, 22 май-өченче чәчү булачак. Эшне 10 нчы сыйныф укучылары башкара. Җитәкчеләре Галиева Рамилә Әмирян кызы, Хәлиулина Мария Владимировна мәктәп директоры Даниал Данифович Гарипов.