Бүген Технологик техникумда, махсус хәрби операция барышында батырларча һаләк булган иң яшь райондашыбыз - Надриев Раил Марсель улына истәлек тактасы куелды.
Чарада район башлыгы Ленар Зарипов, сугыш чоры балалары, Әфган һәм Чечня сугышы ветераннары, техникум коллективы, студентлар катнашты..jpg)
Надриев Раил Марсель улы 2002 елның 28 ноябрендә Татарстан Республикасының Актаныш районы Мари-Суксы авылында туган.
2009 елда Мари-Суыксу урта мәктәбенең беренче сыйныфына укырга керә. 2018 елда мәктәпне тәмамлагач, Актаныш технология техникумында белем ала. 2021 елда уку йортын ужышлы тщмамлап тракторист-машинист дипломына ия була.
2021 елның 21 ноябрендә армия сафларына алына. Түбән Новгород өлкәсенең 1 нче танк армиясендә рядовой булып хезмәт итә. Хәрби вазыйфасы: электрик.
2022 елның 20 августында чакырылыш буенча хәрби хезмәтне исәпкә алып, 2 елга контракт төзи.
2022 елның 16 сентябрендә махсус хәрби операция барышында һәлак була.
Надриев Раил Марсель улына 19 яшь иде.