Актанышта "Ак калфак" Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының утырышы узды

2023 елның 28 апреле, җомга

Бүген Актанышта «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының утырышы узды. Иҗтимагый оешмасының Актаныш районы бүлекчәсе 2015 елның язында оешкан иде. Оешма үз эченә «Милли тормыш һәм дин»; сәламәтлек саклау; мәдәният;  ветераннар комитеты;  мәгариф; мәктәпкәчә белем учрежденияләре белән эшләү комитеты; эшмәкәр хатын-кызлар комитеты; психологик ярдәм күрсәтү комитеты; яшьләр комитеты;  «Татар Гаиләсе»  комитеты; милли  кул эшләрен үстеру; мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр белән эшләү комитетларын берләштерә. 

Шулай ук районыбызның 26 авыл җирлегендә “Ак калфак” оешмасының филиаллары булдырылган иде. Бүген аларның эшчәнлеген җанландырып җибәрү зарурлыгы ассызыкланды. 

Утырышта катнашучылар, иң әүвәл, "Тылсым" милли тәрбия юнәлешендәге балалар бакчасының эшчәнлеге белән танышты. “Ак калфак” татар хатын- кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кәдрия Рәис кызы Идрисова балалар бакчасында алып барылган эшчәнлекне югары бәяләде. 

– Тәрбиячеләр – балалар өчен иң идеаль кешеләр. Тәрбиячеләр – иң тәүге тәрбия, белем чаткыларын салучылар. Куздан ялкын кабызып җибәрүчеләр. Тәрбиячеләр, укытучылар, остазлар, пешекчеләр, тегүчеләр – изге һөнәр ияләре. Бу турыда Коръәндә дә бар хәтта ки. Ата-аналар хәзер икенче, дип еш ишетергә туры килә. Төрлесе бар, бүгенгесе көнне тәрбиячегә 90нчы еллар балалары үзләре әти-әни булып, нарасыйларын алып киләләр. Уртак тел табу, өйрәтеп җибәрү кирәк. Бакчаларда үткәрелгән чараларга да җанлылык өреп җибәрү әһәмиятен онытмыйк. Балалар бакчасы бөтен нигезле тәрбияне бирә, ди Кәдрия Идрисова.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International