Районда халык иҗатын мәдәни һәм ял эшчәнлегенең төрле формаларын саклау һәм үстерү, үзешчән сәнгать коллективларының башкару осталыгын арттыру , мәдәниятебезнең өзелмәс чылбырын булдыру максатыннан район үзәге үзешчән сәнгать коллективлары смотры оештырылды. Смотр Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы, Бөтендөнья татар конгрессы кабул иткән “Милли дастаннар” елы уңаеннан үтте.
Үзешчәннәр 9 төр жанр буенча, район үзәгеннән 19 оешма предприятие, уку-укыту учреждениеләре көч сынашты. Смотр-конкурста Жюри тарафыннан 154 кә якын концерт номеры каралды, аларда 500 үзешчән артист чыгыш ясады. Бүген Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният йортында йомгаклау концерты узды.
Район үзешчән сәнгать смотрының нәтиҗәләре:
"Тылсым" балалар бакчасы, "Лачын" боз сарае - 3 урын.
2 урын - Ветераннар оешмасы сәнгать коллективы, "Ромашка" балалар бакчасы, Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат, Актанышның 1 нче һәм 2 нче санлы урта мәктәпләре.
1 урын - "Әтәчкәй" балалар бакчасы, Актаныш технология техникумы, Актаныш үзәк хастаханәсе һәм Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты сәнгать коллективлары.