Гаилә көне уңаеннан, Актаныш районы ЗАГС бүлеге алтын, зөбәрҗәт,бриллиант туйларны билгеләп үтте

2023 елның 27 апреле, пәнҗешәмбе

27 апрель көнне Актаныш районы ЗАГС бүлегендә алтын, зөбәрҗәт,бриллиант туйларын үткәрүче 11 пар белән “Пар канатлар” кичәсе үткәрелде. Бәйрәм чарасында район Башлыгы Л.Р.Зарипов  катнашты. Юбилярларга район Башлыгының рәхмәт хаты, истәлек бүләкләре тапшырылды.

Кичәне район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Г.Б.Мухамадиева һәр юбиляр турында эчтәлекле сөйләү белән алып барды. Юбилярларга район мәдәният йорты хезмәткәрләре җыр сәламнәрен тапшырды. Ә иң зур бүләкләр йөрәк җылысы белән әйтелгән балалар, оныкларның котлавы иде.

        

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International