Район башлыгы Ленар Зарипов Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм махсус хәрби операциядә якыннарын югалткан гаиләләр белән очрашты

2023 елның 27 апреле, пәнҗешәмбе

Район башлыгы Ленар Зарипов һәм район башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова бүген Бөек Ватан сугышы ветераннары очрашты. 

Аларга Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның Бөек Җиңү көне белән котлау сүзләрен, күчтәнәч капларын һәм район исеменнән әзерләнгән бүләкләрне тапшырды ул. Бүгенге көндә район җирлегендә дүрт Бөек Ватан сугышы ветераны яши. Күҗәкәдән Абдуллина Нурфика апа, Яхшыйдан -  Вәлиев Тәфкил абый, Ямалыдан  - Хабибуллин Шаһтимер абый, Татар Суыксудан Шакиров Вазыйх абыйлар утны-суны кичеп, сугышның бар ачысын, югалтуларын, аннан соңгы тормышның авырлыгын үз җилкәләрендә кичергән кешеләр. 

Кызганыч, дәһшәтле сугышның кайтавазы бүген дә тыныч яшәргә ирек бирми. Егетләребез, ата-бабаларыбызның рухына тугры калып, Украинада барган махсус хәрби операциядә неонацизм белән көрәшә.

Бүген район башлыгы авыр югалту кичергән гаиләләр белән дә очрашты. Аларга сабырлык теләп, батыр уллар үстергән аналарга рәхмәт әйтеп, мөрәҗәгатьләрен тыңлады. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International