Район башлыгы Ленар Зарипов игенчеләребез белән очрашып язгы кыр эшләренең барышы белән танышты

2023 елның 26 апреле, чәршәмбе

Район башлыгы Ленар Зарипов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Нәфис Сәлимгәрәев белән берлектә бүген, көнне төнгә ялган басуда хезмәт куйган игенчеләребез белән очрашып язгы кыр эшләренең барышы белән танышты.​ Бүгенге көндә барлык чәчеләсе​ мәйданнарның яртысында эш тәмам инде. Кырларда 60тан артык чәчү агрегаты эшли, 400 дән артык механизатор хезмәт куя.​ «Бүген, агымдагы елның уңышына нигез салына. Көннәр, шөкер матур тора.​ Игенчеләребезгә уңышлар телибез! Мул икмәкләр җыеп алып, бәрәкәтен күреп, тыныч, матур тормышта яшәргә язсын» ди район башлыгы Ленар Рафак улы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International