22 апрель көнне Актанышта зур өмә оештырылды. Район оешма-предприятияләре, күптәннән килгән гадәт буенча үзләренә беркетелгән урамнарны, агачлыкларны чистарттылар.
Бу көнне зиратларыбызда да зур өмәләр узды. Битараф булмаган райондашларыбыз җыелып мәңгелек йортыбызны тәртипкә китерде.
Өмәләрдә район мәктәпләре дә актив катнашты. Аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле 2 нче санлы Актаныш урта мәктәбе укучылары Җиңү паркын җыештырдылар. .jpg)