Иске Богады авылы урамнары бу...
Бер очкыннан ярты авылны юк итәргә мөмкин булган күренеш. Аннан ерак түгел "чәчәк атып" килгән чүплек. 
Берсен бәлки табигатькә дә сылтап булыр иде дә, үскән бит дип, әмма кешеләрнең битарафлыгы белән шушы көнгә килеп җиткән күренешләрнең берсе бу.
Авылларда зур куркынычлык тудырган, агач-кура басып бетергән ташландык ихаталар күп. Әйткәнемчә, монда күп кирәкми - бер очкын җитә. Күбесендә кыргый хайваннар ияләшеп, "уңышлы" гына яшәп килә. Ризык эзләп ерак барасы юк, кетәклек күршедә генә бит.
Бу очракта авыл башлыгына ишарәләп, ни карый икән дип сорыйсы килә. Әлбәттә, авыл тормышы, иминлеге аларның кулларында. ни булса да алардан сораш, Әмма әйтеп-әйтеп "хуҗа" тарафыннан да күз ияләшеп кул селтәнгән икән, җыелышып җиң сызганмый мөмкин түгел.
Ә сездә нинди хәлләр? Языгыз, фотолар җибәрегез. Бергәләп хәл итик.