Авылларда көнкүреш калдыклар махсус оешма тарафыннан җыелса да, еш кына җирлекләрдә менә шундый күңелсез чүплекләр барлыкка килә. Әллә кешеләрнең сабырлыгы җитми, әллә башкасы... Гомумән, ил төкерсә - күл була дигән матур сүзнең киресе инде бу.
Фотода Тат. Ямалы авылы янында барлыкка килгән стихияле чүплек. Җилле көннәрдә болын буйлап, су буйларыннан урап, авылга таба йөгергән күңелсез хәл. 
Күптән түгел, чисталык икеайлыгы кысаларында ИТК оешмасы ярдәме белән бетерелде ул. 