Җирле үзидарә органнарының һөнәри бәйрәме уңаеннан бүген район башлыгы Ленар Рафак улы җирлек башлыкларын, муниципаль хезмәткәрләрне ихластан бәйрәм белән тәбрикләп, дәүләт һәм район бүләкләрен тапшырды.
Җирле үзидарә органнары эшчәнлеге нәтиҗәлелеген арттыруда, җирлектәге әһәмиятле мәсьәләләрне хәл итүдә ирешкән хезмәтләре, күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен Богады авыл җирлеге башлыгы Фаттахов Илсур Филис улы, Уразай авыл җирлеге сәркәтибе Миргалимова Дифинә Даим кызы, Актанышбаш авыл җирлеге сәркәтибе Шайхразиева Лилия Индус кызы “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы” ассоциациясенең Мактау кагәзе белән бүләкләнделәр.
Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты мәгълүматлаштыру һәм мәгълүмати куркынычсызлык бүлеге җитәкчесе Шамсетдинов Руслан Мулланур улы Татарстан Республикасында инфокоммуникацион технологияләр һәм элемтә үсешенә керткән намуслы хезмәте өчен, Дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Актаныш муниципаль районы Контроль хисап палатасы рәисе Яинова Мәрьям Мөхәмәд кызы Татарстан Республикасы Тикшерү-хисап органнары советы дипломы белән хөрмәтләнде.
Актаныш муниципаль районы Советынын исәп-хисап бүлеге җитәкчесе Шаехова Ильвира Марс кызы, район Башкарма комитетның икътисад булеге баш белгече Хаҗиева Айназ Разит кызы, район Башкарма комитетның опека һәм попечительлек бүлеге әйдәп баручы белгече Зиганшина Гүзәл Газинур кызы Актаныш муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.