Хөрмәтле җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре һәм ветераннары, депутатлар!
Сезне һөнәри бәйрәмегез – Җирле үзидарә көне белән ихлас күңелдән котлыйм!
Бүген җирле үзидарә институты - дәүләт хакимияте системасының төп элементы,хакимият һәм халык арасында диалогны тәэмин иткән, көндәлек тормышның сыйфатын билгеләүче иң көнүзәк мәсьәләләрне хәл иткән органнарның берсе.
Бу катлаулы өлкәдә эшләү профессиональлек, грамоталы идарә итү карарлары, эшкә намуслы мөнәсәбәт, шулай ук шәхси инициатива һәм мәсьәләләрне хәл итүгә битараф булмаган караш таләп итә. Авыр һәм җаваплы хезмәтегездә уңышлар юлдаш булсын, сәламәт яшәгез, гаиләләрегезгә иминлек телибез. Бәйрәм белән!
Актаныш муниципаль районы башлыгы Л. Р. Зарипов