Район башлыгы Ленар Зарипов якынлашып килъче Ураза гаете белән тәбрикләде

2023 елның 20 апреле, пәнҗешәмбе

Хөрмәтле райондашлар! Барыгызны да изге Рамазан ае тәмамлану һәм Ураза гаете көне белән ихлас күңелдән котлыйм! 
Рамазан ае - ул рухи кыйммәтләрне һәм әхлак сыйфатларын камилләштерү чоры. Әлеге изге айда ураза тоткан һәр кеше тыелганнардан тыела, ятимнәргә, ялгыз һәм авыру кешеләргә ярдәм итәргә тырыша, күңеленә һәм җанына рухи пакълану ала.
Ураза бәйрәме һәр йортка бәхет һәм иминлек алып килсен, барчабызның да өметләре аклансын, күңелләребезгә тынычлык иңсен! Тоткан уразаларыбыз, кылган догаларыбыз кабул булсын. Дөньялар тынычланып, махсус хәрби операциядә катнашкан егетләребез исән-сау әйләнеп кайтсыннар. 
Изге Ураза бәйрәме һәрберебез күңеленә иман нуры өстәсен, игелекле эшләргә һәм гамәлләргә әйдәсен, тормышыгызга - ямь, һәр йортка, һәр гаиләгә шатлык-куанычлар китерсен. Сезгә һәм якыннарыгызга бәхет, тынычлык һәм бәрәкәт телим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International