Район башлыгы Ленар Зарипов Украинада барган махсус хәрби операциядә катнашкан райондашларыбыз һәм аларның гаиләләре белән очрашты.
"Яшьлек" үзәгендә узган әңгәмәдә район башлыгының урынбасарлары, социаль яклау бүлеге, үзәк хастаханә һәм башка оешма җитәкчеләре дә катнашты.
Иң әүвәл, күптән түгел узган очрашуда кергән мәсьәләләргә ачыклык кертелде. Алар белән район башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова таныштырды.
Мобилизацияләнгән егетләребезнең гаиләләре бушлай медицина ярдәме, ял йортларына юлламалар алу, комуналь түләүләргә льготалар, хөкем ителүнең бетерелүе, волонтерлар белән эшләү өчен координацион үзәк булдыру һәм башка мәсьәләләр буенча ярдәм итүне сораган иделәр.
"Нинди медицина ярдәме кирәк, кулдан килгәнчә күрсәтәчәкбез. Шулай ук башка клиникаларга юлламалар алуда да ярдәм булачак" дип искәртте район үзәк хастаханә баш табибының урынбасары Рөстәм Моһтазиров.
"Ял йортларына юлламалар буенча, андый махсус дәүләт программасы, ярдәме юк. Шуңа карамастан, күптән түгел ике райондашыбыз ял йортында булып кайтты. Районга кайткан юлламаларга ихтияҗь булмаганда, без махсус хәрби операциядә катнашкан егетләребезнең якыннарына бирәбез" дип аңлатып узды социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гөлназ Хуҗәхмәтова. Комуналь түләүләргә кагылышлы льготаларга килгәндә дә, хәрби операциядәгеләргә сугыш хәрәкәтләрендә катнашучы исеме бирелгәч кенә файдалана алалар. Шул исәптән салым түләгәндә дә льготалардан файдалана алачаклар. Бу хакта район башкарма комитет җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Лиана Сираева аңлатып узды.
Район башлыгы Ленар Зарипов бер генә сорау-мөрәҗәгатьнең дә җавапсыз калмавын искәртте һәм якын арада махсус хәрби операция үткән зонага тагын бер гуманитар ярдәм җибәрүне ассызыклады."Тиздән, битараф булмаган райондашларыбыз тарафыннан җыелган тагын бер гуманитар ярдәм махсус хәрби операция зонасына озатылачак. Иң мөһиме - егетләребез исән-сау булсыннар. Тизрәк әйләнеп кайтып, башка чараларда да күрешергә язсын. Без һәрвакыт алар белән!" диде ул.