Район башлыгы Ленар Зарипов катнашында "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең Актаныш җирле бүлекчәсе утырышы узды

2023 елның 18 апреле, сишәмбе

Бүген район башлыгы Ленар Зарипов катнашында "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең Актаныш җирле бүлекчәсенең утырышы узды.
Эшлекле чарага партиянең җирле бүлекчәсе структурасын тәшкил итүче барлык башлангыч бүлекчәдән дә вәкилләр килгән иде. Киңәшмәне район башлыгы урынбасары Илшат Габдулхаев алып барды.
Актаныш җирле бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Зәһинә Исламова төп яңалыклар һәм якын киләчәккә куелган алмаксатлар белән таныштырды. Шулай ук, иҗтимагый әһәмиятле проектларны чынга ашыруда "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең башлангыч бүлекчәләр өчен күрсәтелгән ярдәме һәм грантлар белән таныштырды.
Утырышның ахырында, күптән түгел эшли башлаган башлангыч бүлекчә җитәкчеләре һәм сәркәтипләргә тантаналы рәвештә партия билетлары тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International