Александр Маклыгин: "Әгәр миннән, балалар һәм яшүсмерләр хореографиясенең үзәге кайда дип сорасалар, мин бер дә икеләнми - Актанышта, дип җавап бирер идем!"

2023 елның 17 апреле, дүшәмбе

16 апрель көнне Ә. Авзалова исемендәге район мәдәният йортында Актаныш балалар сәнгать мәктәбенең 2022-2023 нче уку елының нәтиҗәләренә багышланган хисап концерты узды.
"Кечкенәдән җыр-моңга тартылган балаларга сокланмый мөмкин түгел. Сәнгать белән тәрбияләнгән балалар беркайчан да кыек юлга басмас. Әлеге матур тамашаны оештыручыларга, балаларга, педагогларга, ата-аналарга рәхмәт!" дип ассызыклады район башлыгы Ленар Зарипов.

Концертны Казан дәүләт консерванориясенең сәнгать белеме фәннәре докторы Александр Маклыгин һәм "Импровиз-рояль" ансамбле дә тамаша кылды. Александр Маклыгин концерттан соң: "Әгәр миннән, балалар һәм яшүсмерләр хореографиясенең үзәге кайда дип сорасалар, мин бер дә икеләнми - Актанышта, дип җавап бирер идем!" дип барлык катнашучыларга ихластан рәхмәтләрен җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International