Бүгеннән алып 10 майга кадәр Татарстанда янгынга каршы катгый режим кертелә. Бу чорда коры үлән һәм чүп-чар яндыру, ачык утта – мангалларда ризык әзерләү тыела. Махсус режим гамәлдә булган чорда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен административ җаваплылык каралган.
Физик затларга штраф күләме – 20 мең сум, вазыйфадагы затларга – 60 мең сум, юридик затларга 800 мең сум штраф түләргә туры киләчәк.