24 форма утырышы узды

2013 елның 16 августы, җомга
Район терлекчелек тармагында июль ае нәтиҗәләренә йомгак ясау юнәлешендә, 13 август көнне ”24 форма” киңәшмәсе узды. Киңәшмәне район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Д.Харисов алып барды.
Июль ае нәтиҗәләренә күз салсак, МЭТ баш саннары узган елның июль ае белән чагыштырганда 746 башка арткан, бүген 33254 баш исәпләнә. Дуңгыз 5109 башка туры килә, 1182 баш ат бар. Ай дәвамында 46233ц сөт савылган, ул узган елга караганда 2243 цга кимрәк. Ит җитештерү июль аенда 4135ц тәшкил иткән, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 41ц арткан.
Хезмәтенә күрә хөрмәте, диләр. Терлекчелек тармагында эшләүчеләрнең хезмәт хаклары уртача 12529 сум тәшкил итә.Июль ае нәтиҗәләре буенча, эш күрсәткечләре югары бәяләнгән терлекчелек тармагы белгечләренә район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Дәниф Әсрар улы премияләр тапшырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International