Рахматуллина Рәшидә Рахматулла кызы 100 яшьлек күркәм юбилеен каршылады

2023 елның 17 апреле, дүшәмбе

Бүген Актаныш авылында яшәүче Рахматуллина Рәшидә Рахматулла кызы үзенең күркәм гомер бәйрәмен - 100 яшьлек олы юбилеен каршылый. Нәкъ 1 гасыр элек, 1923 елның 16 апрелендә Уразай авылында дөньяга килгән ул.
Юбилярны истәлекле көне белән район башлыгы Ленар Зарипов тәбрикләде. Ихлас теләкләрне җиткереп, Россия Федерациясе Президенты В.В Путинның һәм Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н. Миңнехановның котлау сүзләрен һәм бүләкләрен тапшырды ул.

Рәшидә апа төрле чорларның, елларның бар михнәтен үз җилкәләрендә тойган авылдашларыбызның берсе. Сугыш чоры, аннан соңгы авыр елларны яхшы хәтерли ул. 4 бала анасы (3 кыз, 1 малай). Бүгенге көндә 2 кызы гына исән. Сөенеп туймаслык 7 оныгы, 13 оныкчыгы бар.
Шуларның һәр уңышына сөенеп, ихтирамга күмелеп, 44 елдан артык килене Фәйрүзә карамагында яши.
Без дә Рәшидә апага һәр туар таңнарны бары тик күңелле, сөенечле мизгелләр белән генә каршылап, балаларының, онык-оныкчыкларының ихтирамын һәм күңел җылысын тоеп, сәламәт булып яшәргә язсын дигән изге теләктә калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International