Район башлыгы Ленар Зарипов Актаныш муниципаль районының барлык православие христианнарын Изге Пасха бәйрәме белән котлады

2023 елның 17 апреле, дүшәмбе

"Бу якты һәм игелекле бәйрәм сезнең өйләрегезгә тынычлык белән керсен, туганнарыгыз һәм якыннарыгыз белән аралашуның чын шатлыгы белән йөрәкләрегезне тутырсын!
Пасханы бәйрәм итүнең берләштерүче традицияләре милләтара һәм конфессияара татулык үсешенә, җәмгыятьтә хөрмәт һәм толерантлыкка ирешүгә уңай йогынты ясар дип ышанам.
Сезгә сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим! Гаиләләрегездә һәрвакыт ИМАН, МӘХӘББӘТ һәм бәхет хөкем сөрсен, ә һәр яңа көн иҗади хезмәт һәм гармония белән тулы булсын " диелә рәсми котлауда
https://t.me/zaripov_lR/591

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International