Һәр авылдашыбызның тавышы мөһим!

2023 елның 15 апреле, шимбә

Актанышлылар 2024 елда төзекләндереләчәк җәмәгать киңлекләре өчен тавыш бирә ала. Сораштыру 15 апрельдән 31 майга кадәр узачак. Алдагы елда Актанышның 57 нче бистәсендә парк, ял урыны ясау планлаштырыла. Елдан-ел төзелеп, яңарып килгән, иң күп яшьләр яшәгән һәм моңарчы тиешле ял урыны булмаган бистәләрнең берсе ул. Парк Г.Афзал белән Хөснияров урамы киселешендә, “Остаз”, “Кайнар икмәк” кибетләре артында ясалачак дип планлаштырыла. Сораштыруда шулай ук Иске Идел буе, Җиңү паркы, Южная урамында яр буен төзекләндерү эшләре дә күрсәтелгән.

Әлеге ниятне чынга ашырыр өчен Һәр авылдашыбызның тавышы мөһим! Тавыш бирү өчен сылтама: https://gorodsreda.tatar.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International