4-5 нче апрель көннәрендә «Иң яхшы мәкәтәп ашханәсе» конкурсының район этабы үткән иде.
Конкурс таләбе буенча һәр мәктәп 2 атналык менюның бер көнлек ризыгын әзерләп күрсәтергә тиеш иде. Дөрес туклануны пропагандалау, укучылар, әти-әниләр, укытучылар белән эшчәнлек, ашханә белән азык-төлек әзерләү блогының санитар чисталыгы, мәктәп сайтларында көндәлек менюның куелышы, барлык норматив документлар да тикшерелеп исәпкә алынды. Бәйгедә 15 мәктәп катнашты.
Бәйге нәтиҗәләре буенча, урта мәктәпләр арасында - 2 нче Актаныш урта гомуми белем бирү мәктәбе һәм төп гомуми белем бирү мәктәпләре арасында - Такталачык мәктәбе җиңүче дип табылды, аларның эшләре бәйгенең Республика этабына җибәреләчәк.
Бүген, бәйгедә катнашучыларны, мәктәп һәм балалар бакчалары җитәкчеләре белән узган традицион киңәшмәдә район башлыгы Ленар Зарипов тәбрикләде.