Бүген Актанышта Актаныш муниципаль районы Советының чираттагы утырышы узды

2023 елның 14 апреле, җомга

Бүген хакимияттә Актаныш муниципаль район Советының чираттагы утырышы узды.
Көн тәртибендә «Актаныш муниципаль районында коррупциягә каршы көрәш өлкәсендә Федераль законны гамәлгә ашыру турында» Актаныш муниципаль районы Советының 2020 елның 08 декабрендәге 04-01 номерлы карарының үтәлеше, милли мәдәниятләрне һәм традицияләрне саклау һәм аларга ярдәм итү, милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр, миграция ситуациясе, 2023 елда Актаныш муниципаль районында муниципаль хезмәт вазыйфаларын биләү турында мәсьәләләр каралды.
Актаныш районы прокуроры урынбасары Шайсуваров Рөстәм Рәшит улы Коррупциягә каршы тору өлкәсендә прокуратураның эшчәнлеге белән таныштырды. Коррупциягә каршы торуда контроль-хисап органнарының роле турында Актаныш муниципаль район Башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Корбанова Люция Галимҗан кызы чыгыш ясады.
Актаныш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең
социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Әнвәрова Дилбәр Миркасыйм кызы Актаныш муниципаль районында милли мәдәниятләрне һәм традицияләрне саклау һәм аларга ярдәм итү турында сөйләде.
Шулай ук Актаныш муниципаль районында миграция ситуациясе, дини мөнәсәбәтләр мәсьәләләре карлды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International