Актаныш районында Бөтенроссия вакансияләр ярминкәсе узачак

2023 елның 12 апреле, чәршәмбе

Актаныш районында Бөтенроссия эшкә урнашу ярминкәсенең төбәк этабы 14 һәм 15 апрель көннәрендә Актаныш авылы, Ленин проспекты, 61 нче йорт адресы буенча узачак.

Эш эзләүчеләр районыбыз предприятиеләре һәм оешмаларының кадрлар хезмәтләре хезмәткәрләре белән очраша, хезмәт хакы дәрәҗәсе һәм социаль гарантияләр турында белә, әңгәмәләр уза алачак. Кунакларны мәшгульлек хезмәте белгечләре консультацияләре һәм башка күп нәрсәләр көтә. 8

.00 сәгатьтә башлана. Тулырак мәгълүмат (885552) 3-01-98 телефоны буенча. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International