Махсус хәрби операция башланганнан алып, Актаныш районының мобилизацияләнгән райондашларыбызга һәм аларның гаиләләренә 8 557 000 сумлык төрле ярдәм күрсәтелде

2023 елның 12 апреле, чәршәмбе

Күптән түгел район башлыгы Ленар Зарипов махсус хәрби операциядә катнашкан егетләр һәм аларның гаиләләре белән очрашкан иде.
Әңгәмә рәвешендә узган очрашуда сораулар шактый булды: мобилизацияләнгән егетләребезгә һәм аларның якыннарына бушлай медицина хезмәте күрсәтү, ял йортларына юлламалар бирү, район җирлегендә волонтерлык эшен көйләгән координацион совет булдыру һб. Шулай ук шәхси сораулар да исәпкә алынып махсус беркетмәгә теркәлеп барылды.
Бүген хакимияттә әлеге тәкъдим һәм мөрәҗәгатьләрне хәл итү буенча киңәшмә узды.
Ярты ел эчендә егетләребезгә һәм аларның гаиләләренә 8 557 000 сум күләмендә төрле ярдәмнәр күрсәтелгән. Аның 7 млн сумга якыны хәрби хәрәкәттә катнашучыларга юнәлдерелгән. 300 мең сумнан артык гуманитар ярдәм Лисичанск шәһәренә җибәрелгән. Ихтияҗы булган 43 кешегә утын кайтарылган.
Әлеге ярдәмнәр битараф булмаган район халкы, шәхси эшмәкәрләр тарафыннан күрсәтелгән. "Актаныш агрегат заводы" гына 560 мең сум күләмендә акчалата ярдәм күрсәтте, шәхси эшмәкәр - Гыйздатуллиннар, Ярмиевләр, «Актаныш» агрофирмасы җитәкчесе Рамил Вәлиев һәрдаим ярдәм кулы сузып торалар.
Изге эштә катнашкан һәркемгә рәхмәт!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International