Актанышта узган районкүләм Ифтар мәҗлесендә 500 гә якын райондашыбыз катнашты.
Ураза тотучы райондашларыбыз "Батыр" спорт комплексына җыелып олы кунагыбыз, Мөфтиебезнең урынбасары Равил хәзрәт Зөфәровның вәгазен тыңлады, бергәләп авыз ачтылар һәм җәмәгать белән ахшам намазы укыдылар.