Ленар Зарипов: "Безнең төп бурыч - янгыннан зыян күргәннәргә ярдәм итү"

2023 елның 11 апреле, сишәмбе

Район башлыгы Ленар Рафак улы җитәкчелегендә бүген гадәттән тыш хәлләр комиссиясенең чираттан тыш утырышы узды. Көн кадагындагында төп мәсьәлә - янгын куркынычсызлыгы.

Кичә, ягъни 10 апрель көнне Татар Ямалысы авылында янгын чыгып 5 йорт һәм каралты-кура зыян күрде. Янгын чыгуның һәм таралуның төп сәбәбе - кешеләрнең ваемсызлыгы. Көннәр коры, җилле тора. Төтен күргән очракта чаң сугар чак. Әмма битарафлык зур фаҗигага китерә. "Бу чорда аеруча игътибарлы булуыгызны сорар идем. Җирлекләрдә халык арасында аңлату эшләре алып барырга кирәк. Ә әлегә төп бурыч - янгыннан зыян күргәннәргә ярдәм итү." дип ассызыклады Ленар Зарипов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International