Фирая Султанова призына җиңел атлетика ярышы узды

2013 елның 15 августы, пәнҗешәмбе
11 август көнне Яр Чаллы шәһәрендә физкультурачылар көне уңаеннан Фирая Султанова призына җинел атлетика буенча ярыш уздырылды. Әлеге ярышта Тимиров Ирек җитәкчелегендә безнең район җыелма командасы да катнашты.
Ярыш нәтиҗәләренә килгәндә: 1996-1997 нче елгы кызлар арасында 4 км ераклыкка йөгереп Хусаенова Азалия 2 урын, Тимирова Айзиря 3 урынны яуладылар. Шулай ук 4 км ераклыкка йөгереп 1994-1995 елгы кызлар арасында Зигангирова Фируза 4 нче урынны яулады.
Җиңүчеләрне медаль, грамоталар һәм акчалата премияләр белән бүләкләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International