2022 елда Актаныш район суды тарафыннан коррупциягә кагылышлы 2 җинаять эше каралды

2023 елның 10 апреле, дүшәмбе

Коррупция дәүләт һәм муниципаль хезмәтнең абруен төшерә, эшмәкәрлекне үстерү, дәүләт программаларын һәм милли проектларны гамәлгә ашыру, бюджет акчаларын нәтиҗәле тоту өчен киртә булып тора. Әлеге тискәре күренешкә каршы тору барлык дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары, учреждениеләр, оешмалар һәм иҗтимагый берләшмәләр эшчәнлегенең иң актуаль юнәлешләренең берсе булып кала.

Хисап чорында Актаныш район суды тарафыннан коррупциягә кагылышлы 2 җинаять эше каралды.

Аның берсе : РФ Җинаять кодексының 159 нчы маддәсе 4нче өлеше буенча  “Патрон” шәхси сак предприятиесе  директорына карата җинаять эше, Гаепләнүчегә 2 елга сынау срогы белән шартлы рәвештә 2 елга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләнде.

Икенче эш: «Актаныш АТХ» муниципаль предприятиесе директорына карата. Ана хөкем карары чыгарылды, ул РФ ҖК 159 статьясының 3 өлеше, 186 статьясының 1 өлешендэ каралган җинаятьләр кылуда гаепле дип танылды һәм 1 елга сынау срогы белән, 1 ел 6 айга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә шартлы рәвештә белән җәза билгеләнде.

«Түбән Кама сусаклагычын эксплуатацияләү идарәсе» ФДБУ директорына карата РФ ҖК 290 ст.5 п. п. б, в, «Чоп патрон» шәхси сак предприятие директорынан ришвәт алу фактлары буенча эшләр кузгатылган, тикшерү алып барыла.

2022 елда Актаныш муниципаль районы хокук саклау органнары тарафыннан муниципаль хезмәткәрләргә карата җинаять эшләре кузгатылмаган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International