Бүген хакимияттә район башлыгы Ленар Зарипов җитәкчелегендә коррупциягә каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышы узды

2023 елның 7 апреле, җомга

Бүген хакимияттә район башлыгы Ленар Зарипов җитәкчелегендә коррупциягә каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Көн тәртибендә 5 мәсъәлә каралды.

Коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча район Башлыгы  ярдәмчесе Курбанова Люция Галимҗан кызы 2022 елда Актаныш муниципаль районында коррупциягә каршы сәясәт чараларын гамәлгә ашыру буенча хисап тотты. Шулай ук, 2015-2025 елларга Актаныш муниципаль районының коррупциягә каршы комплекслы программасын үтәүгә анализ ясады ул.

2022 елда районның Контроль-хисап палатасы эшчәнлеге йомгаклары, тикшерү нәтиҗәләре буенча кертелгән күрсәтмәләрнең үтәлешен контрольдә тоту буенча, хокук бозуларны кисәтү һәм кисәтү буенча күрелгән чаралар, хокук бозуларны бетерү буенча кабул ителгән чараларның тулылыгы һәм вакытында булуы турында контроль-хисап палатасы рәисе Яинова Мәрьям Мөхәммәт кызы чыгыш ясады.

Актаныш муниципаль районы Башкарма комитетының сатып алулар бүлегенең 2022 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре белән сатып алулар секторы мөдире Шакирова Алия Миндигали кызы таныштырды.      

2022 елда гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләрне һәм шикаятьләрне мониторинглау нәтиҗәләре турында Башкарма комитетның гомуми бүлеге җитәкчесе Хәйдарова Лилия Габитҗан кызы һәм коррупциягә каршы тору коралы буларак күпфункцияле үзәк базасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү системасын камилләштерү турында әлеге учреждение вәкиле Тимерова Энже Хавил кызы чыгыш ясады.

Район башлыгы Ленар Зарипов коррупциягә каршы тору барлык дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары, учреждениеләр, оешмалар һәм иҗтимагый берләшмәләр эшчәнлегенең иң актуаль юнәлешләренең берсе булганын ассызыклап, әлеге тискәре күренешкә җирлектә юл куймаска кирәген искәртте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International