Узган елда терроризм һәм экстремизмны профилактикалау буенча эш нәтиҗәләре белән Актаныш районы террорчылыкка каршы комиссия секретаре Люция Корбанова таныштырды. Утырышта шулай ук, объектларның (территорияләрнең), шул исәптән яңа кертелгәннәрнең куркынычсызлык паспортларын актуальләштерү буенча эш барышы турында, мәдәният объектлары буенча социаль һәм агарту бүлеге җитәкчесе Назил Латипов, терроризмны һәм экстремизмны профилактикалау буенча авыл җирлекләре эше турында (шул исәптән дини оешмалар, авыл җирлеге территориясендә булган затлар, СОП гаиләләре, СОП территориясендә булган объектларның АТЗ буенча) Иске Айман, Иске Байсар, Иске Богады һәм Пучы авыл җирлеге башлыклары чыгышы тыңланды.
Психологик куркыныч төркемнәре булган гомуми белем бирү оешмаларында профилактик эшне камилләштерү торышы һәм чаралары турында мәгариф идарәсе җитәкчесе Раниза Шакирова, «Кибердружина» әгъзаларының Интернет челтәрендә социаль төркемнәрне мониторинглау, шул исәптән деструктив төркемнәргә һәм берләшмәләргә язылучыларның хәле һәм динамикасы, экстремистик характердагы материаллар таралу фактларын ачыклау һәм туктату буенча профилактик эшен камилләштерү торышы һәм чаралары турында «Кибердружина» җитәкчесе Тәнзилә Гыйниятова таныштырды.
Актаныш районында миграция ситуациясе белән бәйле проблемалы мәсьәләләрне карау
буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлеге начальнигы, полиция полковнигы Рәдиф Баһавиев чыгыш ясады.