Районда халык иҗатын мәдәни һәм ял эшчәнлегенең төрле формаларын саклау һәм үстерү, үзешчән сәнгать коллективларының башкару осталыгын арттыру, мәдәниятебезнең өзелмәс чылбырын булдыру максатыннан һәм Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы, Бөтендөнья татар конгрессы кабул иткән “Милли дастаннар” елы уңаеннан авыл җирлекләренең үзешчән сәнгать коллективлары смотры оештырылды.
Үзешчәннәр 8 төр жанр буенча көч сынашты. Смотр-конкурста 24 авыл җирлегеннән 64 мәдәният йорты катнашты. Жюри тарафыннан 300 гә якын концерт номеры каралды, аларда 1 000 үзешчән артист чыгыш ясады.
11 авыл җирлегендә Киров, Пучы, Байсар, И.Кормаш, Я.Кормаш, Аккүз, Айман, Уразай, Зөбәер, Аеш, Күҗәкә, Богады җирлекләрендә хор булды. Хор белән җырлау безнең генә район үзешчәннәре башкара ала торган жанр мөгаен.
Халкыбызның гасырлардан - гасырларга килгән иҗат җәүһәрләре бар, аларны саклау һәм яшәтү, буыннан - буынга тапшыру заман бурычы. Фольклор коллективлар нәкь шундый чыгышлар тәкьдим итте. Иң уңышлы булган 3 фольклор ансамбль йомгаклау концертында катнашты. Мари Суыксу авылының “Ший Памаш” халык фольклор, Иске Байсар авылы мәдәният йортының “Җәүһәр”, Татар Суыксуның “Асыльяр” халык фольклор ансамбльләре.
Заманлашкан чорда традицияләргә тугры калып , районыбызнын милли йөзен югалтмыйча, аны киңәйтеп, жәелдереп, өлкәннәрнең бию алымнарын яшь талантларга житкереп, узешчән бию сәнгатен популярлаштыру, татар биюен саклау һәм пропагандылау төп бурыч булып тора.
Смотр концертында коллективларыбыз кабат татар һәм башка милләт биюләре белән катнашты. Иске Кормаш мәдәният йортының “Хәзинә” ветераннар бию коллективы. Киров мәдәният йортының “Дуслык” халык бию ансамбле, Пучы мәдәният йорты ”Яшьлек” халык бию ансамбле Сәфәр, Әтәс ,Әлем ,Т.Суксу , М.Суксу, Байсар авылы мәдәният йортларының 6-8 парга куелган күмәк биюләрен тамашачылар кайнар алкышларга күмде. Аккүз, Чуракай, Богады, Усы, Яңа Кормаш, Уразай җирлегенең кызлар бию коллективыларыда уңышлы чыгыш ясадылар. Киләчәктә бу коллективлардан да парлы биюләр көтеп калабыз.
15 җирлектән кашыкчылар, гармунчылар, халык уен коралларында уйнаучылар үз осталыкларын күрсәтте.
Концертта җирлекнең 30 вокаль ансамбльләре тарафыннан төрле жанрдагы җырлар яңгырады.
Сәхнәдә ветераннарыбыз , шулай ук яшьләребез халкыбызның гасырлар дәвамында туган озын көйләре , профессиональ копозиторлар, классик әсәрләр, заманча җырларын башкарды.
Авыл концертларында нәфис сүз жанрында бик матур композицион чыгышлар, аерым нәфис сүз осталары тыңланды.
Авыл җирлекләре мәдәният йортлары соңгы елларда грант программаларында актив катнашып, сәхнә костюмнары тектерде.
Пучы авылы мәдәният йорты - 8 пар татар биюе,
М.Суыксу - 6 пар биючеләргә читек, сапожки, мари киемнәре ,
Чуракай - 8 комплект татар кызлары өчен, 4 башкорт кызлары, 4 татар егетләре, 1 мари кызы, 8 читек тектерде.
Ямалы - 3 кызга елга кызлары киемнәре
Уразай -7 татар кызлары биюе өчен, 8 пар егетләр һәм кызлар өчен читекләр тектерде.
Хатын-кызлар вокаль ансамбльләренә Богады - 6 , Әлем - 10, Байсар - 8, Усы - 8, Чуракай - 10, Ямалы - 6, М.Суыксу - 6 , Уразай авылы 8 пар егетләр, кызлар өчен костюмнар булдырды.
Иске Сәфәр мәдәният йорты “Баламишкин” гармунчылар ансамбле өчен, Татар Суыксуы 8 данә фольклор өчен киемне булдырдылар.
Авыл җирлекләре белән бу йөкләмәне ныклы әзерлек, югары дәрәҗәдә оешканлык белән башкарып чыктылар. Әтәс, Киров, Байсар, Яңа Әлем Татар Суыксу авылы җирлеге башлыклары йомгаклауга үткән һәр номерда үз авылы үзешчәннәре белән рәттән катнашты.
Урыннар билгеләгәндә коцертның сыйфаты, һәр жанрның булуы, башкару осталыгы, сәхнә костюмнары, зәвыклылыкны исәпкә алып нәтиҗә ясалды.
Җирлектәге чыгышларны караганнан соң жюри түбәндәгечә урын чыгарды.
Смотр барышында “Җиңүгә омтылыш” номинациясендә район башлыгының мактау грамотасы белән бүләкләнәләр.
-Яңа Әлем авылы мәдәният йорты коллективы. Директоры Әглямов Данил Филүс улы
-Иске Айман авылы мәдәният йорты коллективы. Директор- Сәетова Кадрия Шаһидулла кызы
-Уразай авылы мәдәният йорты коллективы.Директор-Шарипова
Римма Дамир кызы.
-Зөбәер авылы мәдәният йорты коллективы. Директор Габидинова Гөлүсә Калимулла кызы.
-Аеш авылы мәдәният йорты коллективы. Директор Губаева Ирина Ришат кызы
- Күҗәкә авылы мәдәният йорты коллективы. Директоры Ибраһимова Эльмира Әбүләес кызы
-Такталачык мәдәният йорты коллективы. Директор Гибадуллин Илфак Хамис улы
-Әтәс авылы мәдәният йорты коллективы.Директор Зиннурова Энҗе Камил кызы.
-Чуракай авылы мәдәният йорты коллективы. Директор - Латипова Зилә Мөдәрис кызы .
-Иске Сәфәр авылы мәдәният йорты коллективы.Директор Харунов Илдус Һади улы
-Татар Суксу авылы мәдәният йорты коллективы-Директор Баянова Гөлназ Әнвәр кызы
-Усы авылы мәдәният йорты коллективы-Директор Рулия Шәрхемуллина
Район башлыгының рәхмәт хаты белән бүләкләнәләр
Район үзешчән сәнгать коллективлары арасында 3 урын алган коллективлар район башлыгыныңмактау грамотасы һәмакчалата премия белән бүләкләнә.
-Иске Богады авылы мәдәният йорты коллективы. Директор - Хафизова Әсфирә Миргалимовна.
-Аккүз авылы мәдәният йорты коллективы. Директор - Шәйдуллина Гөлнур Закирҗановна.
Шулай ук үзешчән сәнгать коллективлары арасында 2 урын алган коллективлар район башлыгының Мактау грамотасы һәм акчалата премия белән бүләкләнәләр.
-Иске Кормаш авылы мәдәният йорты коллективы. Директоры Ирек Хаҗиев
-Яңа Кормаш авылы мәдәният йорты коллективы. Директоры Шәймөхәмәтова Эльмира Газизҗан кызы
Шулай ук үзешчән сәнгать коллективлары арасында 1 урын алган коллективлар район башлыгының Мактау грамотасы һәм акчалата премия белән бүләкләнәләр.
-Киров авылы мәдәният йорты коллективы.Директоры Хуҗина Алсу Фасил кызы.
-Пучы авылы мәдәният йорты коллективы. Директоры Нуретдинова Ильгина Гаптеразак кызы
-Иске Байсар авылы мәдәният йорты коллективы.Директоры Хәйриева Фәнзилә Шәехтимер кызы